Яңалыклар
25 ноябрь 2023, 10:13

Карны кем тазартырга тиеш?

Кар бәласе башлана.

https://vk.com/ratmir.mavlievhttps://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev

Бүген, 25 ноябрьдә, Уфа хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев башкаланың Киров районының бер ихатасына барган. Инспекциягә чыкканда ул үзе белән җаваплы түрәләрне дә алган.

“Карны ничек тазартуларын тикшерү өчен шәһәрнең кайсыбар ихаталарына кердем, – дип язган мэр үзенең “Вконтакте” челтәрендәге сәхифәсендә. – Тагын бер тапкыр искә төшерәм: бу – идарәче компанияләр җаваплылыгындагы зона. Без үз тарафыбыздан контрольдә тотачакбыз. Әгәр карны тиешенчә чистартмыйлар һәм чыгармыйлар икән, чаралар кабул итәчәкбез”.

Ратмир Мәүлиев карны чистартмасалар яки начар эшләсәләр Уфаның бердәм дежур диспетчер хезмәтенең Ситуацияләр үзәгенә шалтыратырга мөмкин икәнлеген дә искә төшергән. Аның номеры – 8(347)277-09-11.

https://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас