Яңалыклар
25 ноябрь 2023, 16:07

Беренчеләр вакыты

Бизнеста зур адым ясаучылар билгеләнде. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Уфада “Халыкара бизнес атналыгы”ның соңгы югары чарасы булып Русиянең һәм төбәкләрнең икътисади һәм социаль үсеше лидерларына “Беренчеләр вакыты” халыкара бизнес-премияләре тапшырылды. Ул быел өченче тапкыр бирелде. 

Башкортстанның “Беренчеләр вакыты” бизнес-премиясе – ул иң яхшыларны аерып билгеләүнең гадәти булмаган алымы. Аның лауреатлары булып күп миллиардлы әйләнешләре һәм ярты гасырлык традицияләре булган эре компанияләр дә, узган елда гына танылу алган стартаплар һәм шәхси эшкуарлар дә була ала.

“Беренчеләр вакыты” бизнес-премиясе номинантларының саны елдан-ел арта. Җиңүче исеменә йөзләгән компания көрәште. Без инвестиция проектларында актив катнашучыларны, бизнеста зур адым ясаучыларны, хәйрия программаларын үткәрүчеләрне гадел билгеләргә тырышабыз. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, бизнес казанышларын билгеләргә кирәк, чөнки бу – республиканың алга баруына кертелгән уртак өлеш. Ә ярдәмне күргән, дәүләтнең дустанә иңен тойган предприятиеләр үзләре дә җәмгыятькә күп нәрсә бирә”, – диде республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас