

Бүген, 17 ноябрьдә, Уфаның Совет мәйданында Русия Эчке эшләр министрлыгы системасында полиция участок уполномоченныйлары хезмәте барлыкка килүгә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады. Төбәк җитәкчесе дәүләт бүләкләре тапшырды, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләде.
“Сез – республиканың һәр кешесе өчен төп яклаучы, һәр очракта ярдәмче. Участковый лаеклы хезмәт алып барган урында һәрвакыт тәртип һәм тыныч, кешеләр үзләрен хәвефсез тоя. Республиканың участковыйлары һәрчак батырлык, югары һөнәри осталык, игътибарлы булулары белән аерылып торды”, – диде Радий Хәбиров.
Аның әйтүенчә, участковыйлар тормышның төрле четерекле хәлләрендә, үзләрен аямый, кешләргә ярдәмгә ашыга. Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Салават шәһәреннән участковый Руслан Сәйфуллинны, Сибайдан Азамат Коланбаевны телгә алды. Алар янгын вакытында, үз гомерләрен хәвеф астына куеп, кешеләрне уттан коткарган.
“Без сезнең белән горурланабыз һәм сезне бәялибез!” – диде Радий Фәрит улы хокук сагында торучыларны бәйрәмнәре белән котлап.