Яңалыклар
9 ноябрь 2023, 09:16

Вакцина ясатырга кирәкми

Ә моңа кадәр гел кирәк диделәр.

mir24.tvmir24.tv
mir24.tv

Кискен вируслы чирләр чорына кереп барабыз.

Коронавирусның төрле төрләре янә баш калкыта башлады. Башкортстанда соңгы вакытта тәүлек саен 100дән артык кешедә әлеге чир ачыклана.

Гадәттә, табиблар ковидтан вакцина ясатырга киңәш итәләр иде. Быел исә, прививка кирәкми икән. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Федерация Советында үткән “хөкүмәт сәгате”ндә белдерде.

“Ковидка бәйле куркыныч хәвеф-хәтәр юк, шуңа бу сезонда әлеге авырудан вакцина ясатуны таләп тә, тәкъдим дә итмибез”, – диде ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас