+22 °С
Яңгыр


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзизоляциягә киткән. Аңарда коронавирус инфекциясе ачыкланган.
“Әйе, Башкортстан Башлыгының коронавируска тесты уңай нәтиҗә биргән. Төбәк җитәкчесе үзизоляциядә”, – диләр төбәк җитәкчесе хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Республикада соңгы тәүлекләрдә, чынлап та, ковид йоктыручылар саны арта. Соңгы тәүлектә 122 кешедә әлеге чир ачыкланган.