

“Башкортостан” мотоукчылар полкының хәрбиләре махсус операция зонасыннан беренче тапкыр отпускка кайтты. Кичә, 7 ноябрь кичен, аларны Уфаның Совет мәйданында каршы алдылар.
“Ниһаять, иремне кочаклый алам. Шушы вакытта минем ничек бәхетле булуымны сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Аны җәй көне генә озаттым, күп вакыт та үтмәде кебек. Әмма миңа бер гомер үткәндәй тоелды. Әлбәттә, телефон аша сөйләшеп тордык. Ләкин аның тавышын үз янымда ишетүгә берни җитми”, – дип хисләре белән бүлешә сугышчыларның берсенең тормыш иптәше Алия.
“Сәлам, сөйгәнем. Я, елама, мин кайтып җиттем бит”, – дип бер яугир хатынының күз яшьләрен сөртә. Ул бу очрашуны дулкынланып көткән.
“Башкортстанга килеп керү белән йөрәк ныграк тибә башлады. Уфага җиткәч, күкрәктән чыгып китәрлек дәрәҗәгә җитте”, – ди Сергей Зорин исемендәге батальон танкчысы. Аның әйтүенчә, солдатлар махсус хәрби операция зонасы шартларына күнеккән. “Өйдә ял итү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт. Отпуск тиз үтәчәген һәм сугышчан иптәшләр янына барырга кирәклеген беләбез. Һәм без тагын кайтачакбыз, җиңү белән кайтачакбыз”, – ди ул.
Очрашуның тантаналы өлешендә солдатларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән аның патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе Валентин Солодовник сәламләде.
“Туганнар, батырлыгыгыз өчен рәхмәт! Сезнең белән республика гына түгел, бөтен Русия горурлана. Сез чын ир-егетләр бурычын башкарасыз. Хатыннарыгызны һәм балаларыгызны кочаклагыз, әти-әниләрегезгә ярдәм итегез. Яхшы яллар”, – дип фатиха бирде ул.
Сугышчылар Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң өйләренә юлланды.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин, махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзвакытында отпуск бирергә кирәк дип, катгый бурыч куйган иде. Чөнки батырга да ял кирәк.