

Махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстанның Авыргазы районыннан “Борзый” позывнойлы сугышчы генерал-майор Миңнегали Шәйморатов медале белән бүләкләнде.
Бу хактагы указга республика җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды.
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәгаретдинов сүзләренчә, “Борзый”га бу бүләк хәрби бурычны үтәгәндә үзен аямавы һәм батырлык күрсәткәне өчен бирелгән.
“Горурланабыз! Авыргазы сугышчылары батырлык һәм җаваплылык сыйфатлары белән һәрчак аерылып торды. Тыныч күгебез өчен геройларга рәхмәт. Ватаныбызны саклаучы һәркем өенә исән-сау кайтсын!” – ди Арслан Шәгаретдинов.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп, аларга рухи көч өстәргә кирәклеген һәрдаим әйтеп килә. Иң мөһиме – барысы да исән-имин тизрәк әйләнеп кайтсыннар.