+21 °С
Болытлы


Җылы киемнәрне әзерләп куяр вакыт җитте.
Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, яңа атна башында кыш үзен ныклы сиздерәчәк. Урыны белән җепшек кар, юлларда бозлавык булуы фаразлана.
Дүшәмбе, 23 октябрьдә, төнен һава температурасы -2, -7 градус булачак. Көндез термометр баганалары -1, +4 градус тирәсендә торачак.
Шулай булгач, җылы киемнәрне барлап кую артык булмас. Ни дисәң дә, җылы сөяк сындырмый. Водительләргә дә машиналарының “аяк киемен” алмаштырыр вакыт җитте.