

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хаклары агымдагы елның октябреннән артачак.
1 октябрьдән үткәреләчәк индексацияне исәпкә алып, СВОда катнашучыларга минималь түләүләр 210 мең сум булачак дип яза “Красная звезда” гәзите. Басма Русия оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова сүзләренә сылтана.
Шулай ук хәрби пенсионерларның һәм аларның гаилә әгъзаларының пенсия белән тәэмин ителү дәрәҗәсен күтәрү өчен 2023 елда хәрби пенсияләр 10,5 процентка индексацияләнде.
Әйткәндәй, Башкортстанда республика батальоннарында хезмәт итүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары карала. Әгәр СВОга үз ирке белән кушылучы 180 көн хезмәт итсә, республика аңа 200 мең сум түли. Бу хактагы указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел башында кул куйды.
Шунысын да ассызыкларга кирәк: ил җитәкчесе Владимир Путин СВОда катнашучыларга һәртөрле ярдәм булырга тиеш дип белдерә. Шулай да иң мөһиме – барлык сугышчылар да исән-имин өйләренә, гаиләләренә әйләнеп катйсыннар.