Яңалыклар
20 Октября 2023, 11:50

Кайсыбер районнарга кыш килгән

Бүген берничә районда кар яуган.

Социаль челтәр.Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Көз җайлап кышка кереп бара, шикелле. Башкортстанның кайсыбер районнарда бүген төнен кар яуган.

Мәсәлән, Баймак шәһәрендә кар катламы юлны капларлык булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. Шулай ук Баймак районының Түбәнге Җаекбай һәм Нигамәт авылларында да кар күзе төшкән. Зилаер районының Сәләх авылында да кар яуган.

Ә сезнең якларда кар күзе күренмәдеме әле? Һава торышы ничек?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас