Яңалыклар
14 октябрь 2023, 18:04

Үзебезнең дарулар булырмы?

Югыйсә, чит илгә бик бәйлебез...

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкорт дәүләт медицина университеты Вузара студентлар кампусындагы IQ-паркның 4нче катында “Фарма-үзәк” урнаштырырга ниятли. Анда актив фармацевтик субстанцияләрне эзләү, аларны клиник тикшерү өчен эшләү белән шөгыльләнәчәкләр.

– “Фарма-үзәктә” яңа алымнар ярдәмендә яңа фармацевтик препаратлар эзләүне алып барачакбыз. Лабораторияләрдә табылган кушылмалар нигезендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, депрессияләрне, баш мие кан әйләнеше бозылуларын һәм гемостаз системасын дәвалау өчен Русиянең оригиналь дарулары эшләнәчәк, – ди Башкорт медицина университеты Фундаменталь медицина институтының кече таргет молекулаларын эзләү лабораториясе мөдире Галина Розит.

Лабораториянең тагын бер мөһим бурычы – фәнни-тикшеренү, методик һәм белем бирү эшчәнлеге. Фәнни-тикшеренү эшләрен алып баруга укытучыларны, студентларны, аспирантларны, шулай ук башка белгечләрне һәм экспертларны җәлеп итү карала.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас