

Башкортстанның махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләре әледән-әле батырлыклар күрсәтеп тора.
Шушы көннәрдә Әлшәй районының Красный Клин авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы яугир “Сугышчан берлекне ныгыту өчен” (“За укрепление боевого содружества”) медале белән бүләкләнгән. Бу хакта район башлыгы Дамир Мостафин хәбәр итте.
Әлшәй егете хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен әлеге медальгә лаек булган.
Шуны билгеләргә кирәк: бу бүләкне Русия Оборона министрлыгы булдырган. Ул алтын төсендәге металлдан эшләнә һәм күкрәкнең сул ягында йөртелә.
Бүләкләрегезне тагып, исән-сау кайтыгыз, егетләр.