

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә Әтиләр аллеясына нигез салынган: анда Гагарин исемендәге паркта каштаннар утыртканнар.
Муниципалитет хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, җәмәгать паркын төзекләндерү Әтиләр көненә багышлап оештырылган. Әйткәндәй быел бу бәйрәм 15 октябрьгә туры килә.
Исегезгә төшерәбез: Әтиләр көне 2021 елда ил Президенты Владимир Путин указы белән булдырылды. Ул ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә. Указда әйтелүенчә, әлеге бәйрәмнең максаты – гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә әтиләрнең абруен арттыру.