

5 октябрь – Укытучылар көне. Әлеге выкытта махсус хәрби операциядә катнашучылар да бу көнне үзләренең остазларын искә төшергән.
Александр Доставалов исемендәге батальонда хезмәт итүче “Томан” позывнойлы солдат исә тоташ Башкортстан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап видео яздырган. Ул республика укытучыларына рәхмәт әйткән һәм изге теләкләрен юллаган.
“Сез безнең балаларны тәрбияләү өчен күп көч, энергия һәм күңел җылысы саласыз. Без үзебезнең укытучыларны, остазларыбызны һәрвакыт истә тотабыз. Изге хезмәтегез өчен рәхмәт. Тыныч көннәр һәм тагын да күбрәк җан җылысы телибез”, – дигән ул “Башкорт батальоны” телеграм каналында урнаштырылган видеода.
Исегезгә төшерәбез: Доставалов исемендәге батальон роталарының берсенең командиры булган “Томан” махсус хәрби операциягә кадәр бер район хакимиятендә спорт идарәсе җитәкчесе булып эшли иде.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтү кирәклеге турында һәрдаим әйтеп килә. Бу уңайдан республикада шактый ярдәм чаралары каралган.