

Ил җитәкчесе Владимир Путин Башкортстанның судьялар составын яңартты.
Ул имзаланган указда әйтелүенчә, Туймазы районара суд рәисе урынбасары итеп Светлана Сосновцева тәгаенләнгән.
Благовещен район суды судьясы итеп Фидель Хәсәнов, Зилаер районара суды судьясы дип Юрий Малинский билгеләнгән.
Краснокама районара суды судьясы вазифасына Алсу Мөхәммәтнасыйпова, Күгәрчен районара суды судьясы итеп Лилия Фәйрүзова, Уфаның Ленин районы суды судьясы дип Филүс Кәримов, Учалы районы суды судьясы вазифасына Лилия Латыйпова тәгаенләнгән