

Ил җитәкчесе Владимир Путин октябрь аенда кайсыбер категория гражданнарның хезмәт хаклары артуы турындагы указга кул куйды.
Бу юлы ул имзалаган документта шул исәптән президентның, хөкүмәт рәисенең, министрларның һәм кайсыбер ведомстволар җитәкчеләренең дә эш хаклары артуы турында әйтелә. Аларның хезмәт хакы 1 октябрьдән 5,5 процентка индексацияләнүе турындагы документ хокукый мәгълүматның интернет-порталында урнаштырылган.
Моңа кадәр президент күпме хезмәт хакы алган соң? Кеше акчасын санау матур түгел дисәләр дә, югары вазифа биләүчеләрнең эш хаклары күпләрне кызыксындыра. Бу уңайдан федераль мәгълүмат чаралары журналистлары аны исәпләп чыгарган да инде. ТАСС мәгълүмат агентлыгы язуынча, 2002 елда ил башлыгының хезмәт хакы аена 63 мең сум күләмендә белгеләнгән булган. Шуннан соң ул төрле елларда 1,03-2,65 тапкырга индексацияләнгән. Нәтиҗәдә бүген президент аена якынча 874 мең сум эш хакы ала икән.
Арттырмый булмый шул...