Яңалыклар
26 сентябрь 2023, 05:17

Басу белән ындыр арасы...

Шушы юлдан күпме иген кайта?..

https://agriculture.bashkortostan.ruhttps://agriculture.bashkortostan.ru
https://agriculture.bashkortostan.ru

Башкортстан аграрийлары 3 миллион тоннадан артык иген җыеп  алды.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының соңгы мәгълүматы буенча, бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар үскән мәйданнарның 92 проценты җыеп алынган. Бу 1 миллион 570 мең гектар җир суктырылган дигән сүз.

Гадәттәгечә, иң күп уңышны Стәрлетамак хуҗалыклары җыеп алган. Әлегә алар исәбендә – 193 мең тонна иген. Икенче урында Авыргазы аграрийлары: алар 132 мең тонна ашлык җыйган. Кырмыскалы игенчеләре 129 мең тонна ашлыкны амбарларга салган. Кырмыскалы районы уңышлылык буенча да иң зур күрсәткечкә ия. Биредә һәр гектардан уртача 29 центнер уңыш алганнар. Ә республика буенча быел уңышның уртача күрсәткече – гектардан 19 центнер.

Әйткәндәй, республика җитәкчесе Радий Хәбиров узган еллык Юлламасында “безнең аграрийлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек” дип белдергән иде. Әлбәттә, быел былтыргы кебек 5 миллион тонна иген җыеп булмаячак. Чөнки үсемлекчелек тармагы һава торышына нык бәйле. Әмма нинди генә шартларда да безнең аграрийлар һәр үстергән бөртекне түкми-чәчми амбарларга алып кайту өчен көнне төнгә ялгап эшли.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас