

Бүген, 19 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халык фронты, Иҗтимагый палата активистлары һәм Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашты.
Анда, соңгы вакыйгалар сәбәпле, илдән чыгып китүчеләр турында да сүз күтәрелде.
“Китүчеләрнең төрлесе бар: кемдер куркудан чыгып китте, әмма соңрак кире әйләнеп кайтты. Мин аларны хөрмәт итмим. Ләкин кайсыбер китүчеләр илне һәм безне “кыйный”: төрле каналлар алып бара. Илең сугыш алып барганда аны кыйнау – ул сатлыкка тиң. Бу кешеләр җинаять эше кыла һәм алар – сатлыкҗаннар. Аларга кире юл юк. Безгә монда аларсыз да яхшы. Ә аларның киләчәге ничек булыр – билгесез. Сатлыкҗаннарның язмышы һәрвакыт билгесез булган”, – дигән фикерен җиткерде Радий Фәрит улы.