Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 сентябрь 2023, 11:14

"Әбиләр чуагы" тагын булырмы?

Сез ничек уйлыйсыз?

kulturarb.ru
kulturarb.ru

Бүген, 19 сентябрьдә, һава торышы бераз салкынайтты.

Республика буенча термометр баганалары +14, +19 градус тирәсе булачак. Кайсыбер районнарда зур булмаган яңгырлар да фаразлана дип кисәтә Башгидромет синоптиклары.

Атна уртасыннан янә җылытачак – “әбиләр чуагы” кайтачак. 21 сентябрьгә көндез һава температурасы +18, +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай да төннәрен инде салкынча булачак: термометр баганалары +3, +8 градус күрсәтәчәк. Ә төньяк һәм таулы районнарда кырау төшүе ихтимал.

Ни дисәң дә, көзнең үз кануннары шул...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: