Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 сентябрь , 09:08

Алар алгы сызыкта ашарга пешерәчәк

Озакламый пешекчеләр СВО зонасына юлланачак.

Алексей Гусев, телегармм.
Алексей Гусев, телегармм.

Тиздән Башкортстаннан бер төркем пешекче махсус хәрби операция зонасына юлланачак.

Республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев әйтүенчә, бу – икенче төркем. Беренчесе быел июнь аенда СВО зонасына юл алган.

Хәрби пешекчеләр Уфаның туклану индустриясе һәм сервис колледжында укыйлар. Алар өчен махсус әзерлек курслары ачылган.

“Алгы сызыкта пешекчеләргә ихтыяҗ зур. Мондый курсларда уку өчен военкоматка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һөнәри пешекчеләр дә, махсус белеме булмаганнар да укый ала. Әмма шунысын ассызыкларга кирәк: бу курслар СВО зонасына хезмәткә барырга җыенучылар өчен тәгаенләнә”, – ди министр.

Курслар 144 сәгатьтән тора. Бу якынча бер ай дигән сүз.  Сораулар булса, 8(347)295-94-04 номерына шалтыратырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтик, ил җитәкчесе Владимир Путин хәрби операция зонасына һәртөрле ярдәм мөһим дип әйтеп килә. Ә пешекчеләргә ихтыяҗ кимегәне юк.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в