Билгеле булуынча, октябрь аенда Башкортстан республикасы көне билгеләнә.
11 октябрь – Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн. Ул эшләми торган ял көне булып тора.
Быел бу уңайдан ничек ял итәрбез? Әлеге сорауга республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан җавап бирделәр.
“2023 елда 11 октябрь чәршәмбегә туры килә. Шуңа 10 октябрьдә, сишәмбе, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Русия Федерациясенең Хезмәт кодексына ярашлы, ел саен бирелүче төп яки өстәмә отпуск 11 октябрьгә туры килсә, эшләми торган бәйрәм көн – Республика көне отпускка кертелми”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.