Яңалыклар
14 сентябрь 2023, 08:42

"Башспирт"тан акча түләттермәкчеләр

Кырын эш кырык елдан соң да беленә шул...

salesnip.rusalesnip.ru
salesnip.ru

“Башспирт” җәмгыяте Агыйдел елгасын пычраткан өчен 3219500 сум түләргә тиеш, дип белдерәләр Росприроднадзордан.

“Агымдагы елның III кварталында планга ярашлы “Башспирт” оешмасында тикшерү үтте. Аның барышында табигатьне саклау законнарын бозу очраклары ачыкланды”, – диләр ведомствоның Башкортстан буенча идарәсендә.

Белгечләр тикшерүләр үткәргәннән соң, заводтан агып төшкән суда һәм Агыйдел елгасында пычратучы матдәләрнең нормадан артык булуын ачыклаган. Шуннан чыгып, зыян күләме билгеләнгән.

Әгәр алкоголь җитештерү оешмасы зыянны үз теләге белән капламаса, Росприроднадзорның Башкортстан буенча идарәсе аны суд аша түләттерергә исәп тота.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас