

Агыйдел шәһәр советы депутаты “Ватан” артиллерия отрядына язылган һәм махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта шәһәр хакимиятеннән хәбәр итәләр.
Депутат үзе әйтүенчә, ул агымдагы елның апрелендә үк СВОга барырга карар иткән. Махсус хәрби операциягә юлланганчы ул бюджет, салымнар, финанслар, милек һәм җир мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.
Исегезгә төшерәбез: “Ватан” отряды хәрби операция зонасының иң кызу нокталарында катнаша.
Әле депутатны өйдә тормыш иптәше һәм балалары көтә.
Әйтергә кирәк, ил җитәкчесе Владимир Путин СВОда катнашучыларга һәр яктан ярдәм булырга тиеш дип һәрвакыт ассызыклый.