Яңалыклар
8 сентябрь 2023, 04:44

Көзге яңгыр озаккамы?

Сездә дә явамы?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Кичә башкалада чалт аяз кояшлы көн күз ачып йомган арада җилле-яңгырлыга әйләнде дә куйды. Кичкә таба рәхәтләнеп яуды.

Вакыты белән шәбәеп, вакыты белән тынычлып яуган яңгыр озакка килгән ахрысы. Әле дә сибәләп тора.

“Бу атна ахырында һава торышы начарлана, – диләр синоптиклар да. – Ял көннәре яңгырлы булачак. Бүген-иртәгә республика буенча урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Һава температурасы көндез +10, +15 градустан әллә ни югары күтәрелмәячәк. 10 сентябрьдә җилнең тизлеге вакыты белән секундына 15-18 метрга җитәчәк”.

Әлбәттә, бакча эшләре, урак вакытында яңгыр бераз комачауласа да, басуларга чәчелгән уҗымнарга дым бик кирәк. Шулай ук Агыйдел бассейны елгаларында су күләме бераз артыр дигән өмет тә бар.

Ә сезнең якта һава торышы ничек? Явамы?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас