

Бөрҗән районында Идел буе федераль округының IV Яшьләр гражданнар форумы “Яшьләр җыены-2023” чарасында яшьләр проектларының бөтенрусия бәйгесе үтә.
Проектларның берсен Уфаның Дим районының мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлегенең әйдәүче белгече Яна Губеева тәкъдим итте. Ул скейт-мәйданчыкны төрле төсләргә буярга кирәк, ди.
– Соры төсләрне күргәндә без аның янына барырга теләмибез. Ә чагу якты төсләр үзләренә тарта. Безнең Дим районында спорт мәйданы бүген соры төстә. Без аны үзгәртергә тәкъдим итәбез. Ул спортчыларны гына түгел, ә үтеп барган һәр кешене үзенә тартып торырлык булсын. Бәлки, шул сәбәпле, кемнәрдер спортка да килер, – ди Яна.