Яңалыклар
23 август 2023, 14:30

Кырау булачак, диләр

Тиздән теге эссе көннәрне сагына башларбызмы икән?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Җәйге эсселәр озакка сузылган кебек иде. Бүген инде ни арада көзгә дә кереп барабыз. Һәрхәлдә, төннәрен шактый салкын. Өстәвенә, Башкортстанда һавада һәм җир өстендә кырау төшәргә мөмкин.

Республиканың гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 24 август төнендә төньяк районнарның кайсыберләрендә һава температурасы 0, -2 градуска кадәр түбәнәергә ихтимал.

Шуңа, һава торышын исәпкә алып, йорттан озакка чыкканда җылырак киемнәр алырга онытмагыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас