Яңалыклар
16 июнь 2023, 08:54

Экология өчен файдалы килешү

Шулай дип ышандыра аңа кул куючылар.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

XXVI Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан республикасы һәм “ГеоГенезис” җәмгыяте арасында инвестпроектны тормышка ашыру турындагы килешү имзаланды.

Документка ярашлы, инвестор Сибай шәһәрендә казылма байлыкларны чыгарганда техноген пычранган җирләрне рекультивацияләүгә 1,6 миллиард сум акча салырга җыена.

“Рекультивацияләүнең яңа технологияләре Урал аръягын 2030 елга кадәр үстерү кысаларында кертелә. Инвесторлар 74 миллиард сум салыр дип күзаллана. Нәтиҗәдә 2030 елга руда чыгару күләме елына 10 миллион тоннага җитәр дип көтәбез. Бу тармакта эшләүчеләр саны да 9000 кешегә җитәчәк”, – ди хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров.

Әйткәндәй, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Урал аръягын үстерүне Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юлламаларында да төп бурычларның берсе итеп билгели.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас