Башкортстанның Бишбүләк районы хакимияте җитәкчесе Артур Зарипов бу юлларда көтү көткән. Бу хакта ул үзенең ВКонтакте сәхифәсенә язма урнаштырган.
“Хөерле көн, дуслар! Эшен алыштырган дип уйламагыз. Кичә рәсми эш бүлмәсен иксез-чиксез яланнарга, күлләргә алыштырып, балачак хатирәләренә чумарга карар иттем. Әтигә авыл көтүен көтәргә ярдәм иттем. Көтүчеләргә хас барлык “матурлыклары” белән көттек: табигатьтә тәмле төшке аш, үләнле чәй... Һәм, әлбәттә, туган ягыбызның матурлыгы белән хозурланып, хәсрәтсез балачакны искә төшердем. Әлеге вакытта күпләр минем урында булырга теләвенә шигем юк”, – дигән Артур Зарипов һәм язмасын күңелле смайликлар белән дә баеткан.
Фотолардан күренүенчә, район башлыгы табигатьтә көтү көтүеннән бик канәгать.
Ә сезнең якларда көтүне ничек көтәләр: чират беләнме, әллә бу эшне электр-көтүчегә тапшырдылармы?