Кичә Дүртөйле бер көнгә шигърият үзәгенә әйләнде. Монда Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 105 ел тулуга багышланган әдәби чаралар узды. Башкаладан килгән әдипләр, сәнгать осталары биредә иҗат итүче каләмдәшләре белән очрашты, әдәби конкурсларга йомгак ясап, җиңүчеләрне ачыклады. Шагыйрь hәйкәленә чәчәк салу, Миңеште авылына барып, аның каберен, йорт-музеен күрү - һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Ә кичен Дүртөйле халкы шәhәр мәдәният йортында театрлаштырылган әдәби- музыкаль тамаша карады. Шагыйрь турында истәлекләр, аның сүзләренә язылган үлемсез җырлар яңгырады. Назар Нәҗми исемендәге район премиясенең быелгы лауреатларының исемнәре аталды. Алар - Назар Нәҗминең иҗатташ дуслары, легендар җырчы Фидан Гафаров hәм мәшhүр композитор Рим Хәсәнов. Лаеклы шәхесләр. Афарин!