Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар 2023, 18:27

Вахтанг Кикабидзе китте...

Билгеле актер Вахтанг Кикабидзе 84 яшендә вафат булды.

tvcenter.ru
tvcenter.ru

Бүген, 15 гыйнварда, билгеле актер, режиссер Вахтанг Кикабидзе 84 яшендә вафат булган. Соңгы елларда ул каты чирләгән.

Вахтанг Константинович Кикабидзе 1938 елның 19 июлендә Тбилисида туа. 1978 елда СССР Дәүләт премиясе лауреаты була. 1980 елда аңа Грузиянең халык артисты исеме бирелә. 2020 елдан – Грузия парламенты депутаты.

Вахтанг Кикабидзе совет һәм Грузия киноларында дистәләгән рольләрдә уйнады. Иң танылганнарның берсе – 1977 елда экраннарга чыккан Георгий Данелиянең “Мимино” фильмында очучы Валико Мизандари роле.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: