Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 гыйнвар 2023, 15:03

"Аның кебек җитәкчеләр сирәк..."

Шулай диләр Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов турында. 

https://vk.com
https://vk.com

Җитәкче булып тумыйлар, җитәкче булып өлгерәләр, диләр. Мортаза Гобәйдулла улы нәкъ әнә шундый өлгергән җитәкче булды. Ул авылда туып үсеп, хезмәт юлын гади эшче булып башлый. Ул тормыш мәгънәсен, кешеләрнең проблемаларын тирән аңлаган, республиканы биш бармагыдай белгән шәхес иде. Аны юкка гына “тяжеловес” дип йөртмәделәр. Андый җитәкчеләрнең сүзенә колак салдылар, тәҗрибәләрен үрнәк итеп алдылар.

“Мин беркайчан да властька омтылмадым, әмма баш тарту холкыма туры килми. Мин һәрвакыт дәүләт эшлеклесе һәм үз илемнең патриоты булдым һәм булып калам. Үз илемдә һәм республикамда ни-нәрсә булачагына мин битараф түгел”, – дигән иде ул президентлык иткән чорында.

Мортаза Рәхимов эшкә карата таләпчән булды. Министр булсынмы, тракторчымы – эшенә җиңел-җилпе караган кешеләрне үз итмәде. Ул балачактан канга сеңдерелгән гади крестьян принцибы белән яшәде: эшсез үткән көн – буш көн. Шуңа Мортаза Рәхимов ял көннәре дип тә тормады, район-шәһәрләр буйлап меңләгән чакрым юллар үтте. Ул республика күләмендә барган һәм авыл-шәһәрләрдәге мөһим объектлардагы төзелеш эшләрен үзе контрольдә тотты, чәчү-уру вакытында ялан-кырларны урап кайтыр, проблемаларны үз күзе белән күреп хәл итәр иде. Бер сүз белән әйткәндә, Мортаза Гобәйдулла улы җитәкчелек иткән чорда республика алга зур сикереш ясады. Башкортстан күп күрсәткечләр буенча илдә алдынгы урыннарга чыкты.

2009 елда “Өмет” гәзитенә интервью биргәндә билгеле шәхес, 1995-2000 елларда Президент хакимиятен җитәкләгән Исмәгыйль Габитов болай дип сөйләгән иде:

“Бер мисал гына китерәм. РСФСР Югары Советы депутаты буларак, 1989 елның ноябрендә киләсе елга план төзүгә багышланган сессиядә чыгыш ясадым. “Әгәр без бүгенге темп белән авылда эш алып барсак, Башкортстанда газ үткәрүне һәм юл төзелешен тәмамлар өчен 50 ел кирәк булачак. Авыл кешесе моны аңламаячак”, – дип ассызыкладым. 50 ел – ул бит 2040нчы ел булачак дигән сүз! Нәкъ менә Мортаза Гобәйдулла улы БР Югары Советы рәисе һәм БР Президенты вазифаларына сайланган чорда республика язмышын хәл итүче документлар үз көченә керде.

Бүген карагыз – бездә газ үтмәгән, райүзәк белән тоташтыручы асфальт салынмый калган авыллар бик сирәк. Киләчәктә саф су проблемасы көн кадагында булачак дип бүген ил җитәкчелеге сөйли. Ә бездә 1990 еллардан башлап республиканың бар тарафларында да сусаклагычлар төзелә башлады. Клублар, дәваханәләр, мәктәпләр сафка кертелә. Авыллар төзекләндерелә...”

Мортаза Гобәйдулла улы чорында башкарылган эшләрне саный китсәң, гәзит бите җитмәс, мөгаен. Аның эшләренә тарих үзе бәя бирер.

Ир-егетнең асылы ил эчендә танылыр, ди халык әйтеме. Мортаза Рәхимов, чынлап та, республикада гына түгел, ә ил эчендә дә танылган абруйлы җитәкче булды. Аның исеме, эшләре халык хәтерендә сакланачак.

“11 гыйнвар кичендә  Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның йөрәге тибүдән туктады. Башкорт халкының бөек улы бөтен гомерен республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлады. Ул бөтен башкортстанлылар йөрәгендә мәңгегә калыр”, –  диде Радий Хәбиров.

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны 13 гыйнварда Уфаның мөселман зиратында җирлиячәкләр.

Хуш бул, ил агасы. Урының җәннәттә булсын.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: