Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 декабрь 2022, 22:18

Айгиз Баймөхәммәтов – яңа вазифада

Күршебез Айгиз Баймөхәммәтовны яңа вазифасы белән котлыйбыз!

https://vk.com
https://vk.com

Бүген, 16 декабрьдә, Башкортстан Язучылар берлегенең XIX съезды үтте. Анда язучылар чыгышлар ясады, фикер алышты, оешма эшчәнлеге буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Чарада алдагы биш еллыкка союзга яңа рәис сайланды. Ул – язучы, журналист, “Шоңкар” журналының баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә чит ил бүләкләренә ия Айгиз Баймөхәммәтов.

Баймөхәммәтов Айгиз Гыйззәт улы 1988 елның 27 октябрендә Белорет районы Абзак авылында туган. Бүген 34 яшьлек Айгиз Баймөхәммәтовның китаплары күп телләргә тәрҗемә ителә, алар буенча республикада һәм Русия театрларында спектакльләр куела. Аның “Калдырма, әни!” китабы 2015 елда Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лаек булды. Айгиз 2020 елның февраленнән “Шоңкар” журналын җитәкли.

Күршебезне яңа визифасы белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез! Ни өчен күршеме? Чөнки “Шоңкар” журналы редакциясе Матбугат йортында “Өмет” гәзите белән бергә тугызынчы катта урнашкан. Шуңа ут күршеләр булып эшлибез. 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: