Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 ноябрь 2022, 11:02

Түләүле юллар: алар күпмегә төшә?

Бездә түләүле юллар бармы?

www.drive2.ru
www.drive2.ru

Башкортстанның транспорт дирекциясе төбәк һәм муниципалитетлар арасындагы түләүле юлларның максималь хакын билгеләгән. Бу әле карарың проекты гына һәм аның буенча фикер алышырга мөмкин.

Документта әйтелүенчә, түләүле юлларда йөрү хакы “тәүлекнең вакытына, атнаның көненә яки елның аена карап, төрле категория транспорт чаралары өчен” үзгәрергә мөмкин. Ләкин ул максималь бәядән артмаячак.

Шулай итеп, юлның 1 километры өчен түләү хакы:

– биеклеге 2 метрдан артмаган прицеплы машиналар өчен – 3 сумнан;

– биеклеге 2дән 2,6 метрга кадәр булганнарга – 4,5 сумнан;

– 2,6 метр һәм аннан югары булганнарга – 6 сумнан;

– 2,6 метрдан артык һәм өч күчәрле транспортка 9,5 сумнан артмаячак.

Концессия килешүе (дәүләт һәм шәхси партнерлык берлегендә) нигезендә төзелгән юллардан үтү өчен максималь түләү югарыда әйтелгән транспорт категорияләренең һәрберсе өчен 4 тапкырга кыйммәтрәккә төшәчәк. Башкортстанда концессия буенча Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы төзелә. Ул төбәктәге беренче түләүле юл булачак. Әлегә Башкортстанда түләүле юллар юк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: