Башкортстанда алдагы өч көндә чын көзчә салкын һәм яңгырлы булачак, диләр синоптиклар.
Бүген, 19 октябрьдә, яңгырлар явуын дәвам итәчәк. Һава температурасы +3,...+8 градус тирәсе булачак.
Иртәгә, 20 октябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Термометр баганалары төнен 0...+5 градус күрсәтсә, көндез +3,...+8 градуска күтәреләчәк.
Җомга, 21 октябрьдә, урыны белән кар катыш яңгыр булачак. Бозлавык булуы ихтимал. Төнен һәм иртән юлларда да сак булырга кирәк. Һава температурасы төнен 0...+5 градус булса, аяз вакытларда -5 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез +2...+7 градус җылы булачак.