Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 август 2022, 10:35

1 сентябрьдә нинди һава торышы көтелә?

Бүген җәйнең соңгы көне. 

 Белем көнендә атмосфера басымы төшү сәбәпле, Башкортстанда һава торышы тотрыксыз булмакчы. Бу хакта Башгидрометүзәк синоптиклары хәбәр итә.

–Республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, күк күкрәп яшен яшьнәве дә бар. Шулай да, календарь буенча көз җитүенә карамастан,  эссе һава торышы сакланачак – көндез һава температурасы +27-32° градус булачак, – диләр белгечләр.

Уфага килгәндә исә, явым-төшем ихтималы зур түгел. Һава температурасы көндез +30° тирәсе булачак.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: