Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре кичә ике тапкыр балаларга ярдәмгә чакыртылган. Беренче очракта куркуга төшкән хатын шалтыраткан. Аның 3 яшьлек оныгы фатирда бикләнгән булган. Бәхеткә, тиз килеп җиткән коткаручылар ишекне ачарга ярдәм иткән. Бикләнеп калган бала да исән-имин булган.
Икенче очракта телефон трубкасында баланың кычкырып елавы ишетелгән. Коткаручылар ярдәменә яшь ана мохтаҗ булган. Аның 2 яшьлек улы бүлмә ишегенә бармакларын кыскан. Бу юлы да коткаручылар ишекне сак кына ачканнар һәм нәни кысылган кулын чыгарган. Сабыйның кысылган кулын тикшергәч, ашыгыч ярдәм табибы җәрәхәт булмавын белдергән.