Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 июнь 2022, 11:01

Яңгырлар туктарга охшамаган...

Кояшлы җылы көннәрне күрергә зар-интизар булдык...

Республикада бу атна да яңгырлы һәм салкынча булачак дип вәгъдә итә синоптиклар. Белгечләр фаразлавынча, 6сыннан алып 12сенә кадәр Башкортстанның үзәк районнарында тәүлегенә яуган яңгырларның күләме 1,4 миллиметрдан алып 9,5 миллиметрга кадәр булачак. Көндез һава температурасы 11дән алып 22 градуска кадәр җылы булса, төнлә +10℃... +13℃. Койма яңгырлар вакытында җил тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.

Быел май аенда республикада көчле һәм туктаусыз яңгырлар яуды. Шул сәбәпле күп районнарда берничә айлык яңгыр күләме яуды, нәтиҗәдә елгалар күтәрелде. Салкынча һәм дымлы һава торышы республикада июньнең тәүге яртысында да сакланачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: