Бакчачы почмагы
23 Апреля , 06:30

Үсентеләрне язгы салкыннардан саклауның иң яхшы ысулы

Теплицага берәр нәрсә утырттыгызмы әле?

Язын үсентеләрне кыраудан  саклауның иң ышанычлы ысулы – тукылмаган ябу тукымалары, ди Подмосковье Дачниклары берлеге рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин. Ул үсентеләр инде өшегән булса, нәрсә эшләргә һәм нинди тукыма сайларга икәнлеген сөйләп бирде.  

“Спанбонд, лутрасил һәм агроволокно (агросүс) һава, дым һәм яктылыкны үткәрә, әмма - 7 градуска кадәрге салкыннардан саклый. Полиэтилен плёнка да бу максатларны үти, тик аның астында конденсат җыела һәм үсемлекләр чамадан тыш җылынырга мөмкин”, – дип киңәш итә Чаплин.

Тукыманы аның тыгызлыгы буенча сайларга кирәк, ди депутат. Җиңел (квадрат метрга 17-30 грамм) тукыма -2 градуска кадәр салкыннардан саклый, аны үсентеләр өстенә ябарга да мөмкин. Тыгыз (квадрат метрга 60 грамм) тукыманы теплицалар өчен һәм куакларны саклар өчен кулланалар.

Моннан тыш, Чаплин сүзләренчә, үсемлекләрне кырау төшәр алдыннан, кичен капларга кирәк, ә иртән тукыманы ачарга. Җил очырмасын өчен тукыманы ныклап беркетергә кирәк. Кичен үсемлекләргә су сибү дә өстәмә ярдәм булачак  – дымлы туфрак җылыны ныграк саклый.

“Кырау үсентеләргә зыян салып өлгергән икән, аларга салкын су сиптерергә һәм берничә көннән биостимуляторлар белән эшкәртергә кирәк. Иң мөһиме – һава торышы үзгәрешләрен күзәтеп торырга һәм  үсемлекләрне каплар өчен тукыманы алдан хәстәрләргә”, – ди Чаплин.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас