

Аннары аның төбен бүләргә, куакны яңартырга киңәш ителә. Бу эшне җәй азагында – август уртасыннан сентябрь уртасына кадәр аралыкта башкаралар. Яз исә – тамырларына һава һәм су үтеп керә алсын өчен, чәчәк төпләрен чистарту, йомшарту вакыты.
Чәчәкнең төбен чистартканда, кипкән сабаклардан арындырганда сак булу сорала, чөнки баш төртергә җыенган бөреләргә зыян китерү куркынычы бар. Соң чәчәк ата торган сортлар яфракны да соңрак чыгара, шуңа күрә яңа сабаклар күренми торса, борчылыр сәбәп юк.
Белгечләр чалма чәчәкне яз һәм җәй дәвамында 3-6 тапкыр гумат белән эшкәртергә киңәш итә.
Пион төбенә сибү өчен: 5 литр суга 100-200 миллилитр гумат салып бутарга – әлеге катнашма 1-2 куак төбенә сибәргә җитә.
Пион куагына сиптерү өчен: 1 литр суга 20-40 миллилитр гумат салып бутарга – әлеге катнашманы сабак һәм яфракларга сиптерергә.
Гуматны органик ашлама дип уйлаучылар бар, тик бу – дөрес түгел. Гуматлар – табигатьтә үсемлекләргә үсәргә көч бирә торган матдәләр. Алар туфракта үсемлекләрнең клетчатка матдәләре таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган гуминлы кислоталарның натрий һәм калий тозларыннан гыйбарәт. Ул туфракның структурасын яхшырта, уңдырышлылыгын арттыра, файдалы микроорганизмнарга үрчергә булыша. Экологик яктан чиста матдә санала: үсемлекләрдә тупланмый һәм кешегә зыян китерми.