Аны бездә кар эрүгә алалар. Югыйсә полиэтилен пленканы өстән кояш кыздыра, һәм аның астында яткан виноград үсентесенең бөреләре кызып черергә мөмкин.
Яз көне һаваның уртача тәүлеклек (ягъни көндезге һәм төнге) температурасы Цельсий буенча +10 градустан түбән булмаганнан соң гына һәм бу күрсәткечне ким дигәндә 10 көн дәвамында күзәтәсез икән, виноградларны ачарга мөмкин.
Каплауны тулысынча алып бетермибез, башта җилләтү өчен генә каплау материалын башбашларын ачабыз.
Һава торышын күзәтеп торырга һәм кыраулар куркынычы булганда яңадан каплап куярга кирәк.
Язын виноградны нәрсә белән эшкәртергә.
Яз көне виноградны ачканнан соң 1% Бордо сыеклыгы эремәсе белән сиптерәбез. Бу тикшерелгән фунгицид, ул туфракта яки виноград бәбәкләрендә кышлаган гөмбә спораларын нәтиҗәле юкка чыгара.
Чыганак: https://vk.com/avulselo