Бакчачы почмагы
27 Марта , 10:56

Помидор үсентеләре нык булып үссен өчен

Помидор үсентеләре нык булып үссен, өскә тартылмасын өчен, тиешенчә тукландырырга кирәк.

Помидор үсентеләре нык булып үссен өченПомидор үсентеләре нык булып үссен өчен
Помидор үсентеләре нык булып үссен өчен

️Йод эремәсе. 3 л суга 1 тамчы йод өстәргә. Эремәне өстән сиптерергә була. Бер тапкыр тукландыру җитә. Гөмбәле чирләрдән саклый, үстерә.

Көл төнәтмәсе. 2 л кайнар суга 1 стакан агач көле салып, бер тәүлек төнәтергә. 10 л булганчы су кушарга һәм үсентеләргә сибәргә. Иң күбе айга ике тапкыр болай тукландырырга мөмкин. Ул сабакны калынайта, тамыр системасын ныгыта, чирдән саклый.

Чүпрәле тукландыру. 10 л җылы суга 10 г коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы кушып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм сибәргә. Сезонга өч тапкыр тукландырырга була. Тамырларны үстерә, ныгыта.

Суган кабыгы төнәтмәсе. 2 л кайнар суга 1 стакан суган кабыгы кушып, бер тәүлек төнәтергә. 10 көнгә бер үсентеләргә сиптерергә була. Үсемлекләрне корткычлардан саклый, ныгыта.

Чыганак: https://vk.ru/dom_sad_recepty

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас