Бакчачы почмагы
27 Марта , 10:49

Иң яхшы кәбестә сортлары

Кәбестәне гадәттә, март азагы-апрель башында теплицаның бер почмагына чәчеп куям

Иң яхшы кәбестә сортларыИң яхшы кәбестә сортлары
Иң яхшы кәбестә сортлары

Җиренә кайнар су сибеп, ике көн пленка каплап торам, аннан азрак коры Триходерма яки Фитоспоринлы су сибеп чәчәм. Кәбестә салкынча һаваны ярата, тишелсә, үсә ул. Ачык грунтка майда чыгачак.
 Сыналган яхшы сортлар - "Московская поздняя 15", "Зимовка" һәм "Мегатон", иртә өлгерешлесе - "Июньская". Аны 4-5не генә утыртам, вакытында кисә алмасаң, ярыла башлый.
Быел сортларны үзгәртеп карыйм.
 "Снегурочка" - уртача соң өлгерешле (130-140 көн), 3-5 кг була, яхшы саклана, эче ак төстә.
 "Белоснежка F1" - соң өлгерешле (150-160 көн), 8 кг га кадәр үсә, тозлау өчен иң яхшы сортларның берсе.
 "Доброводская" - уртача өлгерешле (110-120 көн), чын гигант, 10 кг га кадәр үсә. Тозлау өчен яхшы.
 Подарок" - уртача өлгерешле (114-124 көн), тозлау өчен яхшы, ярылмый.
Дусларым, сез нинди сортлар үстерәсез?

Чыганак: https://vk.ru/club189015555

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас