Русиянең үзәк һәм көньяк төбәкләре аномаль җылы ноябрь ае аркасында алдагы елда уңышсыз калырга мөмкин. Ялган яз чәчүлекләр өчен генә түгел, кешеләр өчен дә хәвефле. Салкынайтмау сәбәпле әле булса йокыга талмаган аюлар аларга һөҗүм итәргә мөмкин.
Плюслы температура Кырымда, Ростов өлкәсендә, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, шулай ук Себердә һәм Ерак Көнчыгышта рекордлы күрсәткечләргә җитте. Бу уңайдан килеп туган тәүге проблема – вакытыннан алда чәчәк ату. Сочида янә олеандр чәчәк аткан, Воронежда – крокуслар. Кырымда рекордлы +22 градус җылы сәбәпле каштаннар һәм башка үсемлекләр чәчәк ата. Белгородта черкиләр уянган.
Белгечләр фикеренчә, моның нәтиҗәләре күңелсез булачак: җимешләр кышын үләчәк. Экологлар белдерүенчә, елның язга охшаган бу мизгеле үсемлекләрнең биологик ритмнарын боза, алар йончый һәм хәлсезләнә. Алмагачлар һәм виноград куакларында бөреләр бүрткән, әмма алар 2026 елда әйбәт уңыш бирмәячәк. Белгечләр фаразлавынча, илнең үзәк төбәкләрендә һәм көньягында 50 процент виноградның, кура җиләкнең һәм гөмбәләрнең уңышы түбән булуын көтәләр. Кырым, Воронеж һәм Краснодар крае нык каза күрәчәк.
Икенче проблема да бар. Ул да булса – аюлар. Яссы табанлылар Калуга, Тверь, Рязань, Ярославль, Мәскәү өлкәләре, Башкортстанда йокыга китә алмыйча газапланалар. Бу кыргый җәнлекләр арасында аеруча ачлары кешеләр яшәгән торак пунктларга чыга.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.