-4 °С
Болытлы
Уфаның Дим районында яшәүче Илсөяр һәм Таһир Төхвәтуллиннар Чишмә районында үз хуҗалыкларында гигант кабаклар үстергәннәр.
Һәвәскәр бакчачылар үстергән кабакларның гомуми авырлыгы 250 килограммга якын тәшкил иткән. — Быел кабак бик уңды: 50 килограммлы ике һәм 48 килограммлы өч кабак үстердек. Әле барлык уңыш җыеп алынмаган, – дип сөйләде Илсөяр. Өстәвенә, гигант кабаклар үстерү өчен алар артык көч түкмәгәннәр, дип өсти. Сезнең кабаклар уңдымы, дуслар?
чыганак: Башинформ