Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
5 сентябрь 2025, 10:54

Помидор орлыгын дөрес әзерлисезме?

Мин ясаган  бер үк сорт орлыктан авыру да, мул уңыш биргән помидорлар да үсте...

Күп бакчачылар фикеренчә, алдагы елга орлыклар әзерләр өчен аларны яшелчәләрдән алып киптерү җитә. Ташкабак, борыч, кабакны шулай итәләр дә, бу яшелчәләрнең уңышы да, гадәттә, яхшы була. Ә менә помидор орлыгы белән хәлләр бераз башкачарак. Томат орлыклары тишелеп чыгуны берникадәр тоткарлый торган лайлалы тышча белән уратып алынган. Орлыкларны “чи” килеш кенә сакласаң, аларның күпмедер өлеше черергә, икенче өлеше шытмаска,  өченче өлеше хәлсез шытымнар бирергә мөмкин. Помидор орлыгын әзерләүдә ферментация этабын төшереп калдыру – хата.

Ферментация – табигый яклау механизмы

Табигатьтә гадәттә болай: помидорлар җиргә төшә, чери һәм аның орлыклары табигый әчү процессы аша уза. Лайлалы тышча таркала, патогеннар үлә һәм язын “чистарган” орлыклар тиз тишелеп чыга.

Өйдәге ферментация процессы табигый механизмга охшаш, ул:

–орлыкларны  лайлалы тышчадан чистарта;

–шытып чыгарга комачаулаган гөмбәчекләрне һәм бактерияләрне юк итә;

–буш орлыкларны әйбәт орлыклардан аера: әйбәт орлыклар савыт төбенә утыра, начар орлыклар – өскә калкып чыга;

–ферментация көчле шытымнарга өметне арттыра.

 

Томат орлыкларын әзерләү процессы

Орлыкларны тулысынча пешкән яшелчәдән желесыман массасы белән бергә кашык белән сак кына алабыз һәм пыяла банкага салабыз.

Банкага бераз су  салабыз, болгатабыз. Аны тукыма яисә марля белән каплыйбыз һәм резинка белән беркетәбез. Бу бик тә мөһим: орлыклар тын алырга тиеш, шул ук вакытта банкага бөҗәкләр һәм чүп төшмәскә тиеш.

Банканы 2-3 көнгә җылы урынга (әмма кояшка ук түгел) куябыз. Бу вакыт эчендә орлыклар салынган массадан ис килә башлаячак һәм өстендә күгәрек күренергә мөмкин. Орлыклар банка төбенә төшкәч һәм масса өсте пленка белән каплангач, процесс тәмамланган дигән сүз.

Орлыкларны озак тотмагыз. Әгәр алар банкада шытымнар бирә башлады икән, орлыклар юкка чыккан дигән сүз.

Юу

Күгәрекне алыгыз, массаны сөзгечкә салыгыз һәм краннан аккан су белән юыгыз. Лайлалы тышча һәм помидорның йомшак өлешләрен тулысынча юып төшерергә кирәк.

 

Киптерү

-Орлыкларны юка гына итеп кәгазьгә яисә тукымага салыгыз.  7-10 көн дәвамында, даими рәвештә буташтырып торыгыз.

Саклау

Коры орлыкларны кәгазь пакетикларга яисә конвертларга салыгыз, сортны, орлыкны ясау вакытын языгыз. Бу кәгазь капларны әллә ни җылы булмаган шкафта  сакларга мөмкин.

 

Еш очрый торган хаталар

Ферментацияне төшереп калдыру – иң киң таралган хата. Мондый орлыкларның шытып чыгуы сизелерлек кими.

Банкада орлыклы массаны озак тоту сыеклыкта шытып чыгуга китерә.

Кибеп бетмәгән орлыклар саклаганда күгәрек белән бик җиңел капланалар.

Пластикта саклау. Кәгазь төргәкләр куллану яхшырак, алар тын ала.

 

Тәҗрибәле бакчачылардан кечкенә хәйләләр

Ферментацияне тизләтү өчен банкага бер чеметем шикәр өстәргә була.

Орлыкларның утыртуга әзерлеген тикшерү өчен, сезонга бер ай кала берничә данә  орлыкны шытарга куеыгыз — әгәр тиз тишелеп чыксалар, орлыклар уңышлы килеп чыккан дигән сүз.

Яхшы орлыклар шытып чыгу сәләтен 5-6 елга кадәр саклыйлар, әмма иң мул уңышны беренче 2-3 елда бирәләр.

Читайте нас