Русиянең үзәк төбәкләрендә гаять зур испан лайлач әкәм-төкәмнәре һөҗүм итә башлаган. Эссе булу аркасында алар бер айга иртәрәк пәйда булган.
15 сантиметрга кадәр озынлыктагы лайлач әкәм-төкәмнәр Русиядә соңгы берничә елда очрый: алар бакчачыларда җирәнү хисе уята һәм бик нык ярсыта. Бу әкәм-төкәмнәр яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне һәм декоратив үсемлекләрне күпләп юк итәләр. SHOT Телеграм-каналына зоологлар сөйләвенчә, мондый лайлач әкәм-төкәмнәр бик тиз үрчи, җирле әкәм-төкәмнәр төрләрен кысрыклап чыгара һәм хайваннар һәм кеше өчен зарарлы паразитларны күчерә ала. Бу әкәм-төкәмнәр Мәскәү янында тагын да иртәрәк таралганнар: уртача еллык температура күтәрелү сәбәпле шуышып килгәннәр. Моллюскларны Мәскәү өлкәсендә һәм илнең җылы төбәкләрендә очрый башлаганнар инде.
Төрле чатларда кешеләр бу моллюсклар белән көрәш ысулларын язалар: кул белән шешәгә җыярга һәм юк итәргә, махсус чаралар сатып алырга, койма буенда җайланмалар корырга. Иң юмарт бакчачылар лайлач әкәм-төкәмнәрнең сыра яратуы хакында яза һәм моллюскларны эләктерер өчен сыра салынган савыт куярга тәкъдим итә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.