Үсентене утыртканнан соң өч атна чамасы көн саен-ике көнгә бер сибәм суны. Үсеп китү өчен аларга күп көч кирәк чөнки. Һәр үсенте төбенә 2 литр чамасы кояшта торган су салып чыгам. Бер көнне – төбенә сипсәм, икенче көнне – «яңгыр яудырам». «Яңгыр»дан соң кәбестәгә агач көле бөрким (яфракларда озак тора). Үсентеләр яңарып, көчәеп киткәч, су сибүне атнасына ике тапкырга гына калдырам. Әмма инде һәр төпкә өчәр литр сибәм.
Ә менә хәзер – күчән төрә башлагач, суны ешрак һәм мулрак сибәргә кирәк. Мин үзем кәбестәләрне бигрәк тә эссе көннәрдә көн саен диярлек суларга тырышам. Су җитмәсә, күчәннәр ярыла башлый.
Чыганак: «Минем яраткан бакчам».
Фото: Юлай Низаев