Барлык яңалыклар

Шәһәр халкы тик ятмый: Балконда кыяр белән борыч үстерә

Шәһәр халкы җәй көне тик ятмый — балконда үстергән яшелчә уңышына куана. Шушы көннәрдә бер танышымның "Ватсап" мессенеджерындагы статусындагы фотолардан үстергән кыярын, борычын күреп гаҗәпкә калдым...  

Шәһәр халкы тик ятмый: Балконда кыяр белән борыч үстерә
Шәһәр халкы тик ятмый: Балконда кыяр белән борыч үстерә

Бакчасы да юк кебек иде. Үзеннән сораша башлагач балконда инде 3 ел дәвамында ел саен үстерә булып чыкты. 

«Узган ел нибары 3 төп кыярдан 15 кыяр алуымны хәтерлим. Быел бер ахирәтем 3 төп борыч бирде, менә бер төбендә 7 борыч үсеп килә», — дип әйтеп салды чын-чыннан шәһәр бакчачысы Алсу Нуруллина.

Вәт, булдыра җитез, тырышкан халык! Балконнарына чүп-чар өеп ятмый, ә рәхәтләнеп файдалы яшелчә үстерә.

«Өмет» укучылары арасында да мондый шәһәр бакчачылыгы буенча тәҗрибә үткәрүчеләр бар микән? 

Автор: Юлай Низаев.

Шәһәр халкы тик ятмый: Балконда кыяр белән борыч үстерә
Шәһәр халкы тик ятмый: Балконда кыяр белән борыч үстерә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: