Барлык яңалыклар

Йомырка кабыгын бакчада рәхәтләнеп кулланыйк

Бакчачылар өчен әлеге киңәшләр бик фәһемле булыр.

Йомырка кабыгын бакчада рәхәтләнеп кулланыйк
Йомырка кабыгын бакчада рәхәтләнеп кулланыйк

Йомырка кабыгын аю чикерткәсе (медведка) һәм кәбестә күбәләгенә (капустница) каршы көрәш чарасы итеп файдаланалар. Бәрәңге, лалә, нәркиз һәм башка суганчалы һәм бүлбеле үсемлекләрнең арасына сыек май белән изелгән кабыктан торган катнашма казып салсагыз, аю чикерткәсе уңышыгызны юкка чыгарудан туктар. Кәбестә күбәләгенә дә, кабык сибелгән түтәлләрдә, йомырка салып, үрчүдән баш тартырга туры киләчәк. Бу очракта ул кабыкны - башка ишләренең нәсел дәвамчылары дип уйлаячак. Шулай итеп, әлеге гап-гади, әмма файдалы һәм, иң мөһиме, арзан ашламаны курыкмыйча яшелчә һәм чәчәк бакчаларында кулланырга мөмкин. Тагын бер уңай ягы - аның тирә-юньгә бернинди зыяны да юк.

Фото: botanichka.ru

Йомырка кабыгын бакчада рәхәтләнеп кулланыйк
Йомырка кабыгын бакчада рәхәтләнеп кулланыйк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: