Сер
20 июнь , 11:00

Рәхәт эзләп соңга калдым

Мин авылда яшәп ятучы һәм тиздән иллене тутыручы бер карт егет булам. Шулай килеп чыкты инде, бер дә өйләнмәдем.

Рәхәт эзләп соңга калдымРәхәт эзләп соңга калдым
Рәхәт эзләп соңга калдым

Яшь чакта: "Өлгерермен әле! Үзем өчен рәхәтләнеп яшәп калыйм", – дидем. Ә шулай да, бер тапкыр гаилә корырга талпынып караган идем мин. Күпмедер вакыт йөрешкән дә идек, бер-беребезне ошатышкан идек. Кулын сорап килсәк, ризалаша иде инде ул кыз. Әмма әти белән әни аларга бик каршы булды. "Нәселләре белән җилбәзәк. Сине хөрмәт итеп яши торган хатын булмаячак ул!" – дип, мине дә үзләренә аударып бетерделәр. Өйләнү түгел, аның белән артыгын йөрергә дә ярамады. Авылдашлар идек без. Миннән соң озак йөрмәде ул кыз, кияүгә чыкты да, күрше авылга китеп барды.
Ә мин калдым. Аннан соң да берничә кеше белән очрашкалап карадым әле. Әмма алар болай гына, киләчәкне бергә бәйләрлек түгел иде инде. Ул арада яшьтиләрнең өйләнәсе өйләнеп, читкә китәсе – китеп, урнашып бетте. Авылдан минем ишеләр генә калды. Бер калсаң, тәки каласың икән ул. 35-40 та да әлләни соң кебек түгел үзе, әмма яшь барган саен гаилә кору катлаулана. Ә хәзер мин бөтенләй өметләнмим дә инде. Яшьтиләрнең балары үсеп бетеп, оныклар алып кайта башладылар бит инде.
Районда ялгыз хатыннар да бар ул. Әмма бөтенләй кияүгә чыкмый калганы бармак белән генә санарлык. Күбесе аерылып кайтканнар. Танышларым арасында да бар андыйлар. Тәкъдим ясап караганым бар, бала белән алырга да каршы түгел идем. Әмма алар кабаттан гаилә корырга, ир белән яшәргә үзләре теләмиләр бит! Чөнки аерылып кайткач, тынычлап яшәүнең тәмен татыган инде алар. "Миңа болай да рәхәт.
Бала белән үземне генә ничек тә ашатам инде мин!" – диләр. Җәй көне классташлар белән очрашу оештырган идек. Арада ике кызыбыз, минем кебек, бер дә гаилә корып карамаган икән. Бу яшьтә яшерен-батырын түгел бит инде, ачыктан-ачык сөйләшәбез. Алар укырга киткән җирдән шәһәргә төпләнеп калганнар иде. Берсе тулай торакта яши, икенчесе фатир ала алган. Әмма алар хәзер авылга кайта торган кешеләр түгел инде.
Чөнки эшкә бәйле бит алар. Күпме эшләп, кая минем янга авылга кайтып утырсыннар? Стаж югалмасын өчен эш кирәк, ә авылда ул юк. Бәлки бер 10-15 еллап элек тәкъдим иткән булсам, нәрсәгәдер өметләнеп тә булган булыр иде әле. Ул вакытта алар, ичмасам, бала алып кайта ала иде. Ә 50дә кияүгә чыгуның ни мәгънәсе бар инде? Ялгызлыкка бер ияләшкән кешеләр бит инде без. Бу хәлне берничек тә үзгәртеп булмый, бичаралар без.
Зиннур Гөбәйдуллин.

Чыганак һәм фото: "Язмыш кочагы".

Рәхәт эзләп соңга калдым
Рәхәт эзләп соңга калдым
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас